«Краснодар дәүләт мәдәният институты» югары белем бирү учреждениесе «Китап уку. Китапханә. Иҗат» II Бөтенроссия бәйгесе уздыра.
Бәйгенең максаты – китап укуның мәдәни яктан әһәмиятен арттыру һәм үсеп килүче буында әдәбиятка карата кызыксынуны үстерү, җәмгыятьтә китапханә имиджын күтәрү. Бәйгедә катнашу өчен гомумбелем бирү мәктәпләренең 9-11 нче сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары чакырыла. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2021 елның 1 декабреннән 31 декабренә кадәр кабул ителә. Бәйге 2 этапта түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: 1 нче этап (читтән торып) (2022 елның 10 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр) – «Мин китап укучы: миңа дөньяны ачкан китап»; – Әдәби иҗат (хикәя, шигырь, эссе, очерк һәм башка кече әдәби жанр әсәрләре); 2 нче этап (турыдан-туры) (2022 елның 12 апреленнән 14 апреленә кадәр) – ике турдан тора: I тур – Мәдәният өлкәсендә компетенцияләрне ачыклау буенча тест биремнәре. II тур – «Виртуаль даирәдә китап, уку, китапханәне алга җибәрү» инновацион проектын эшләү. Бәйге эшләрен башкаруга таләпләр белән Бәйгенең нигезләмәсендә таныша аласыз. Элемтә өчен мәгълүмат: Адрес: 350072, Краснодар шәһәре, Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 33, Краснодар дәүләт мәдәният институты (КГИК), мәгълүмати-китапханә факультеты, 290 нчы ауд., китапханә-библиографик эшчәнлек һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы, 289 нчы ауд. Телефон: 8(861) 257-76-23 – КДМИның мәгълүмати-китапханә факультеты деканаты. 8 (918) 340-62-52 – китапханә-библиографик эшчәнлек һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы доценты Щирикова Людмила Дмитриевна. 8 (961) 596-89-37 – китапханә-библиографик эшчәнлек һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы доценты Уржумова Ольга Михайловна. Гаризалар һәм бәйге эшләре kgik2020@bk.ru электрон почтасы аша кабул ителә. «Китап уку. Китапханә. Иҗат» Бөтенроссия бәйгесе катнашучысы ГАРИЗАСЫ 1 | РФ субъекты | | 2 | Фамилия, исем, әтисенең исеме (тулысынча) | | 3 | Белем бирү учреждениесе, сыйныф (курс) | | 4 | Оешма җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме | | 5 | Бәйге эшенең исеме | | 6 | Номинация | | 7 | Катнашучының иҗади эшчәнлеге җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме | | 8 | Катнашучының E-mail | | 9 | Катнашучының телефоны | | 10 | Адрес (индекс, шәһәр, урам, йорт һәм фатир номеры) | |
|