«Моңлы ягым – Татарстан» II төбәк шигырь укучылар бәйгесе (12+)

Платно
Время проведения: 13.01.2020-21.02.2020

Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең шәһәр Үзәк китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Моңлы ягым – Татарстан» II төбәк шигырь укучылар бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйгенең максаты – яшьләрдә батырлык-патриотлык хисе тәрбияләүгә һәм Татарстан шагыйрьләренең югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәрләрен пропагандалауга этәргеч бирү.

Бәйгедә 13 яшьтән алып 30 яшькәчә шигърият сөючеләр катнаша ала. Бәйге ике турда 2020 елның 13 гыйнварыннан 21 февраленә кадәр үткәрелә.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2020 елның 13 гыйнварыннан 11 февраленә кадәр Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсендә яки library-muzei@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-29.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

Поделиться: