«ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музее «Туган телем – шагыйрьләр теле»//«Родной язык – язык поэтов» I төбәк нәфис сүз осталары бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнгә багышлана.
Бурычлары: – сөйләм жанрында сәләтле башкаручыларны ачыклау; – катнашучыларның башкару осталыгын формалаштыру һәм репертуарын баетуда ярдәм итү; – шәһәр яшьләрендә уку культурасын тәрбияләүдә китапханәнең ролен арттыру. Бәйге 2019 елның 11 мартыннан алып 23 апреленә кадәр өч турда узачак: I тур – 11 марттан 16 апрельгә кадәр гаризалар кабул итү; II тур – сайлап алу, 18 апрель көнне 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр; III тур – йомгаклау, 23 апрель көнне 13:00 сәгатьтә. Бәйгедә 13 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк теләге булган һәр кеше катнаша ала. Катнашу өчен гаризалар Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсендә кабул ителә. Телефон: 70-02-29, library-muzei@mail.ru Бәйгенең нигезләмәсе
«Туган телем – шагыйрьләр теле»//«Родной язык – язык поэтов» I төбәк нәфис сүз осталары бәйгесендә катнашу өчен ГАРИЗА Катнашучының фамилиясе, исеме __________________________________________________________________ Яше ___________________________________________________________________________________________ Элемтә өчен телефон, E-mail_______________________________________________________________________ Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (тулысынча)__________________________________________ Бәйгедә тәкъдим ителүче әсәрнең авторы һәм исеме ___________________________________________________ «Мин (катнашучының Ф.И.0.), бәйге чараларын оештыру максатында, «ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсенә әлеге гаризада күрсәтелгән шәхси мәгълүматларны автоматизация чараларын кулланмыйча («Шәхси мәгълүматлар турындагы» федераль канун нигезендә) эшкәртүгә һәм өченче затларга тапшыруга ризалыгымны бирәм. Шәхси мәгълүматларымны эшкәртүдән язма формада баш тартырга мөмкинмен»
Дата _______________________ Имза ___________________
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter. |