«Әти белән бергәләп китапханәгә йөрибез» Шәһәркүләм гаилә фотобәйгесе (0+)

Время проведения: 05.02.2019-21.02.2019

«ҮКС» МБУнең 16 нчы санлы китапханәсе «Әти белән бергәләп китапханәгә йөрибез» («С папой я своим дружу, в библиотеку с ним хожу») шәһәркүләм гаилә фотобәйгесе уздырды.

Бәйгенең максаты – җәмгыятьтә китап һәм китапханәнең ролен арттыру, гаилә белән уку традицияләре аша мәдәни ял итүне оештыру.

Бәйгегә әтиләр һәм балаларның бергәләп китап укыган вакытта төшерелгән фотолары кабул ителде.

Ул түбәндәге яшь категорияләрендә уздырылды:

– мәктәпкәчә яшьтәге балалар;

– 7-10 яшьлек балалар.

Белешмәләр өчен телефон: 52-86-00.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

Поделиться: