«Без Пушкин белән кечкенәдән таныш» («Мы с Пушкиным знакомы с малых лет») Шәһәркүләм иҗади эшләр бәйгесе (0+)

Время проведения: 14.01.2019–16.03.2019

Бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан, Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»ның 11 нче санлы модель китапханәсе «Без Пушкин белән кечкенәдән таныш» дип исемләнгән шәһәркүләм иҗади эшләр бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйге 2019 елның 14 гыйнварыннан 16 мартына кадәр уздырыла.

Анда катнашучылар өч яшь төркеменә бүленә:

– кече төркем – 3-6 яшь;

– урта төркем – 7-11 яшь;

– зур төркем – 12-15 яшь.

Бәйгегә 2019 елның 18 мартыннан 25 мартына кадәр нәтиҗәләр ясалачак.

Нәтиҗәләрне 2019 елның 26 мартында библиотека-челны.рф һәм Вконтакте социаль челтәрендә күрергә мөмкин булачак.

Бәйге номинацияләре:

«Герои сказок Пушкина» –  бу номинациядә А.С.Пушкин әсәрләренә иллюстрацияләр һәм кул эшләре ясала;

«На солнечной поляне Лукоморья» – әсәрне сәхнәләштерү;

«Прочти из Пушкина строку» – бу номинация буенча балаларның А.С.Пушкин шигырен сөйләве яздырылган видеороботлар (аудиофайллар) кабул ителә;

«Там, на неведомых дорожках…» – әлеге номинациягә А.С.Пушкин әсәрләре мотивлары буенча әзерләнгән буктрейлерлар теләсә кайсы жанрдагы видеороликлар – мультфильм, видеофильм, музыкаль клип, реклама ролигы) кабул ителә.

Гаризалар һәм эшләр 2019 елның 14 гыйнварыннан 16 мартына кадәр 11 нче санлы китапханәдә Яр Чаллы шәһәре, Октябрьнең 60 еллыгы бульвары, 5 нче йорт, 109 нчы фатир адресы буенча кабул ителә.

Телефон. 58-55-11; электрон адрес: cbs_filial11@mail.ru

Барыгызга да иҗади уңышлар!

Бәйгенең нигезләмәсе

«Без Пушкин белән кечкенәдән таныш» бәйгесендә катнашу өчен гариза формасы

Авторның фамилиясе,

исеме,

әтисенең исеме,

яше,

сыйныфы

Белем бирү учреждениесе, оешмасы, берлеге

(Уставта язылганча);

яшәү урыны

Номинациясе,

әсәрнең исеме

Электрон адрес,

телефон

Җитәкчесе, хезмәт вазифасы библиотека-челны.рф һәм Вконтакте социаль челтәрендә материалны бастырып чыгаруга ризалык

(Әйе, юк)

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: