«Минем бердәм гаиләм» («Моя сплоченная семья») шәһәркүләм гаилә иҗаты бәйгесе (6+)

Время проведения: С 01.02.2019–18.03.2019

2019 елның 1 февраленнән 18 мартына кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 15 нче санлы китапханәсе  «Минем бердәм гаиләм» шәһәркүләм гаилә иҗаты бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйге бердәм гаилә иҗаты йоласын торгызу аша гаиләләрнең социаль һәм иҗади активлыгын үстерү максатында үткәрелә.

Бәйгедә катнашу өчен 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар һәм аларның әти-әнисе чакырыла.

Бәйгенең номинацияләре:

– «Гаиләм дөньясы» («Мир моей семьи») – гаиләнең уникальлеген, гаилә тормышыннан кызыклы фактларны, гаилә эчендәге йолаларны чагылдырган фотолар, рәсемнәр, гаиләнең үз гербы һәм шигаре күрсәтелгән плакат тәкъдим ителә;

 – «Гаиләбез тормышында китапханә» («Библиотека в жизни семьи») – шәһәребез китапханәләре стенасында гаилә белән төшкән фото һәм китапханәнең гаилә тормышындагы роле турында текст  (фото – А4 форматында, компьютерда басылган текст А4 форматында 1 биттән дә артмаска тиеш);

– «Без бергә бәхетле» («Счастливы вместе») – гаилә тарихындагы иң истә калган бәхетле мизгелләр һәм гаилә тормышындагы кызыклы фактлар (мәсәлән, бакчада, сәяхәттә, ялда һ.б.) турында сөйләүче презентация.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, оештыру өчен түләү турындагы квитанция (бар документлар бер пакетта)  2019 елның 1 февраленнән 18 мартына кадәр 15 нче санлы китапханәдә  түбәндәге адрес буенча: Яр Чаллы шәһәре, Бердах бульвары, 4 нче йорт, 361-362 фатирлар (Яңа шәһәр, 45/14,  361-362 фатирлар) яки cbs_filial15@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 52-69-06.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Минем бердәм гаиләм» шәһәркүләм гаилә иҗаты бәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

КАТНАШУЧЫНЫҢ ИСЕМ, ФАМИЛИЯСЕ_____________________________________________________________

ЯШЕ, МӘКТӘБЕ, СЫЙНЫФЫ________________________________________________________________________

ҖИТӘКЧЕСЕНЕҢ ИСЕМЕ, ФАМИЛИЯСЕ, ӘТИСЕНЕҢ ИСЕМЕ, ТЕЛЕФОНЫ______________________________

ЭЛЕКТРОН АДРЕС _________________________________________________________________________________

ЭШНЕҢ ИСЕМЕ____________________________________________________________________________________

НОМИНАЦИЯСЕ___________________________________________________________________________________

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: