«Халыклар дуслыгы китап битләрендә» («Дружба народов на странице книг») Шәһәркүләм рәсем бәйгесе

Время проведения: 15.01.2019-20.02.2019

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль  бюджет учреждениесе шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Халыклар дуслыгы китап битләрендә» исемле шәһәркүләм рәсем бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйгенең максатлары:

• балалар арасында китап уку буенча һәм иҗади активлыкны арттыруда китап һәм укуның мөһим чара икәнлеген күрсәтү;

• рәсем сәнгате аша үсеп килүче яшь буында төрле халыкларга карата толерантлык хисләре формалаштыру.

Бәйгедә катнашырга мәктәпкәчә белем бирүче, өстәмә белем бирү учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр, шәһәрнең гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары чакырыла.

Бәйгегә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче төрле халыклар дуслыгын чагылдырган рәсемнәр кабул ителә. Рәсемнәр кәгазьдә яисә картонда теләсә кайсы жанрда һәм техникада эшләнергә мөмкин (тушь, гуашь, акварель, пастель, катнаш техника һәм башкалар).

Бәйге 2019 елның 15 гыйнварыннан 2019 елның 20 февраленә кадәр үткәрелә.

Катнашу өчен гаризалар һәм иҗади эшләр 2019 елның 10 февраленә кадәр кабул ителә (гариза язу формасы бирелә).
Эшләр Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча кабул ителә. Шәһәр Үзәк китапханәсе, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-29; е-mail: сbs-nко@mail.гu

Бәйгенең нигезләмәсе

«Халыклар дуслыгы китап битләрендә» шәһәркүләм бәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

 

Авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме: _______________________________________

Туу вакыты, яше: ________________________________________________________________

Номинациянең исеме: ____________________________________________________________

Телефоны, электрон почтасы: _____________________________________________________

Белем бирү учреждениесенең исеме, сыйныфы: ______________________________________

Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме: ___________________________________

__________________________________________________________________

 Вакыты “_______” ________________ 2019 г.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: