«Халыклар дуслыгы китап битләрендә» («Дружба народов на странице книг») Шәһәркүләм рәсем бәйгесе
«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Халыклар дуслыгы китап битләрендә» исемле шәһәркүләм рәсем бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгенең максатлары: • балалар арасында китап уку буенча һәм иҗади активлыкны арттыруда китап һәм укуның мөһим чара икәнлеген күрсәтү; • рәсем сәнгате аша үсеп килүче яшь буында төрле халыкларга карата толерантлык хисләре формалаштыру. Бәйгедә катнашырга мәктәпкәчә белем бирүче, өстәмә белем бирү учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр, шәһәрнең гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары чакырыла. Бәйгегә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче төрле халыклар дуслыгын чагылдырган рәсемнәр кабул ителә. Рәсемнәр кәгазьдә яисә картонда теләсә кайсы жанрда һәм техникада эшләнергә мөмкин (тушь, гуашь, акварель, пастель, катнаш техника һәм башкалар). Бәйге 2019 елның 15 гыйнварыннан 2019 елның 20 февраленә кадәр үткәрелә. Катнашу өчен гаризалар һәм иҗади эшләр 2019 елның 10 февраленә кадәр кабул ителә (гариза язу формасы бирелә). Белешмәләр өчен телефон: 70-02-29; е-mail: сbs-nко@mail.гu
«Халыклар дуслыгы китап битләрендә» шәһәркүләм бәйгесендә катнашу өчен ГАРИЗА
Авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме: _______________________________________ Туу вакыты, яше: ________________________________________________________________ Номинациянең исеме: ____________________________________________________________ Телефоны, электрон почтасы: _____________________________________________________ Белем бирү учреждениесенең исеме, сыйныфы: ______________________________________ Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме: ___________________________________ __________________________________________________________________ Вакыты “_______” ________________ 2019 г. |