«Җиңүнең якты салюты» Шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе (12+)

Время проведения: 18.03.2019 – 25.04.2019

Бөек Җиңүне бәйрәм итү кысаларында «ҮКС» МБУнең 15 нче санлы китапханәсе 2019 елның 18 мартыннан 25 апреленә кадәр «Җиңүнең якты салюты» Шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе уздыра.

12-17 яшьлек теләге булган һәр кешене бәйгедә катнашырга чакырабыз.

Бәйге өч номинациядә үткәрелә:

– «Сугыш прозасы»;

– «Сугыш лирикасы»;

– «Сугыш турында үзләр язган шигырьләр»

Бәйге 19 апрель көнне 15 нче санлы китапханәдә 14.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр узачак. Нәтиҗәләр чыгару һәм бүләкләү тантанасы 2019 елның 25 апрелендә 16.00 сәгатьтә Бердах бульвары, 4 нче йорт, 361-362 нче фатир (Яңа шәһәр,  45/14 нче йорт) адресы буенча булачак.

Гаризалар 18 марттан алып 18 апрельгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: (8552) 52-69-06.

Е-mail: CBS_filial15@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

«Җиңүнең якты салюты» Шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме___________________________________________

Туу вакыты____________________________________________________________________________

Адресы, телефоны, e-mail _______________________________________________________________

Уку йортының исеме, сыйныф____________________________________________________________

Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме___________________________________________

Бәйгене үткәрү кагыйдәләре белән таныштым һәм риза: _______________________________

                                                                                                                       «_____» ____________ 2019 ел

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: