«Туган тел ул – тере сулы чишмә» («Родной язык – живой воды родник») балалар арасында шәһәркүләм шигырь уку бәйгесе (0+)
«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 14 нче санлы китапханәсе, Халыкара туган тел көне уңаеннан, балалар арасында «Туган тел ул – тере сулы чишмә» шигырь уку бәйгесе уздыра. Бәйгенең төп юнәлешләре – балаларда китап укуга кызыксыну уяту, аларның уку даирәсен киңәйтү, сәләтле балаларны эзләп табу һәм үстерү. Анда катнашу өчен шәһәребезнең мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү йортларында тәрбияләнүче балалар чакырыла. Бәйге кысаларында нәни катнашучыларга рус яки татар телендә Россиянең, Татарстан Республикасының һәм БДБ илләре язучыларының берәр әсәрен укырга тәкъдим ителәчәк. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2019 елның 15 февраленнән 25 февраленә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 87 нче йорт (Яңа шәһәр, 49/16 йорты) адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: (8552) 56–28–25. е-mail: CBS_filial14@mail.ru
«Туган тел ул – тере сулы чишмә» («Родной язык – живой воды родник») БАЛАЛАР АРАСЫНДА ШӘҺӘРКҮЛӘМ ШИГЫРЬ УКУ БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШУ ӨЧЕН ГАРИЗА
|