«Минем гаиләм – дөньяның бер кисәкчеге» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды (6+)

Время проведения: 12.04.2021–17.05.2021

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Минем гаиләм – дөньяның бер кисәкчеге» шәһәркүләм иҗади бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Бәйге Халыкара Гаилә көненә багышланды. Бәйгегә Халыкара Гаилә көненә багышланган шигырьләрне сәнгатьле укуның видеоязмалары, рәсемнәр, шулай ук теләсә нинди техникада һәм төрле материаллардан башкарылган кул эше рәвешендә төзелгән гаилә агачлары кабул ителде.  
Призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

«Барысы да гаиләдән башлана»  номинациясендә:
Җиңүче дипломы – Сөләйманова Самира

«Бәхетне рәсемгә төшерәбез» номинациясендә:
Җиңүче дипломы – Мадюкова Любовь

«Минем гаилә агачым» номинациясендә:
Җиңүче дипломы – Глухов Глеб Олегович

Калган барлык катнашучылар Сертификатлар белән бүләкләнде. Бәйгедә катнашучыларны котлыйбыз һәм рәхмәт белдерәбез! Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Үткәрү урыны: 16 нчы санлы китапханә: Чаллы ш., Яңа шәһәр, Сөембикә пр., 37 нче йорт (43/06), 170 нче фатир, «Үзәк» тукталышы.
Телефон: 8(8552) 52-86-00
E-mail: cbs_filial16@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Нигезләмәнең 2021 елның 29 апреленнән үзгәртелгән нигезләмәсе

 

Поделиться: