«Туган ягым минем, туган төбәгем» шәһәркүләм видеобәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: 07.09.2020-15.10.2020

2020 елның 7 сентябреннән 15 октябренә кадәр Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ «Туган ягым минем, туган төбәгем» шәһәркүләм видеобәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге ТАССР оешуның 100 еллыгына һәм Чаллы шәһәренең 90 еллык юбилеена багышланган.

Бәйге 3 яшь төркемендә уздырыла:

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 3-6 яшь;
Мәктәп укучылары – 7-11 яшь;
Яшүсмерләр – 12-15 яшь.

Бәйгегә Татарстан шагыйрьләре һәм язучыларының республикабызга, Чаллы каласына багышланган шигъри яки чәчмә әсәрләреннән өзекне сәнгатьле итеп укуның видеоязмалары кабул ителә. Эшләр һәм бәйгедә катнашу өчен гаризалар cbs_filial11@mail.ru электрон почтасына җибәрелә. Файлда катнашучының фамилиясе, яше күрсәтелергә тиеш. 

Катнашучыларның чыгышлары 5 минуттан да артмаска тиеш, рус һәм татар телләрендә булырга һәм музыка белән үрелеп барырга мөмкин. 

Видеоны җибәргәндә катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме һәм яше, әсәрнең исеме һәм авторы күрсәтелү мәҗбүри.

Бәйге 3 этапта уздырыла:
1 нче этап: видео-гаризаларны җыю (7.09-7.10. 2020);
2 нче этап: конкурсантларны карау һәм иң яхшы эшләрне сайлап алу (8.10-10.10.2020);
3 нче этап:  дипломнар тарату (12.10-15.10.2020)

Бәйгенең җиңүчеләре һәр яшь төркемендә һәм номинациядә I, II, III урыннар өчен Дипломнар белән бүләкләнә. Дипломнар гариза кабул ителгән электрон адреска электрон вариантта җибәрелә. Калган катнашучылар электрон рәвештә Катнашучы дипломы алачак. 

Белешмәләр өчен телефон: (88552) 58-55-11.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Туган ягым минем, туган төбәгем» шәһәркүләм видеобәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме:   _________________________________
Туу вакыта, катнашучының яше:__________________________________________________
Телефон:______________________________________________________________________
e-mail:________________________________________________________________________
Белем бирү учреждениесенең исеме:_______________________________________________
Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме:____________________________________
Номинация: ___________________________________________________________________
Дата:_________________________________________________________________________                                                                                              

Бәйгене уздыру шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә риза.        

 

Поделиться: