«Балачак авазы» шәһәркүләм видеобәйгесе нәтиҗәләре (6+)

Платно
Время проведения: 19.03.2020-28.04.2020

«ҮКС» МБУнең 14 нче санлы китапханәсендә Халыкара балалар китабы көненә багышланган «Балачак авазы» дигән шәһәркүләм видеобәйге узды.

Бәйгедә катнашу өчен Чаллы шәһәре белем бирү учреждениеләрендә укучы 7-14 яшьлек балалар чакырылды. Бәйге укучыларны балалар шигърияте дөньясына, нәфис сүз жанрына тарту максатында үткәрелде.

Бәйгенең бурычлары:
– кече һәм урта мәктәп яшендәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;
– туган телгә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү;
– сөйләм культурасы һәм укуны активлаштыруда китапханәнең ролен арттыру;
– кече һәм урта мәктәп яшендәге балаларны балалар шигъриятенә, нәфис сүз жанрына тарту.

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 56-28-25. 

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

Поделиться: