«Гаилә – һәрнәрсәнең башлангычы» шәһәркүләм иҗади гаилә бәйгесе (6+)

Время проведения: 19.04.2021-20.05.2021

2021 елның 19 апреленнән 15 маена кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 5-15 яшьлек балаларны ата-аналары белән бергә Халыкара гаилә көненә багышланган «Гаилә – һәрнәрсәнең башлангычы» шәһәркүләм иҗади гаилә бәйгесендә катнашырга чакыра. 
Бәйге өч номинациядә узачак:
– «Өйдә бергә эшлибез»
– «Гаилә турында шигырьләр укыйбыз»
– «Матур төсләрдә гаилә мизгелләре».

Теләге булганнар бәйгедә катнашу өчен гаризаны, сәнгатьле итеп шигырь укуның видеоязмасын, теләсә кайсы техникада һәм материалдан башкарылган иҗади эшләрне (кул эшләре, аппликацияләр һ.б.), рәсемнәрне 2021 елның 15 маена кадәр китапханәнең library-1@mail.ru электрон почтасына яки Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, Һ.Такташ урамы, 45 нче йорт, 1 нче фатир (6/11-1) адресы буенча 1 нче санлы китапханәгә җибәрә ала. 

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 46-03-34.

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: