«Китапның туган көне» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре (0+)
18 май көнне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Китапның туган көне» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Бәйгегә катнашучылар үз куллары белән ясаган открыткалар, китап тышлыклары яки әсәрне укыганның видеоязмалары кабул ителә. Бәйгенең җиңүчеләре: «Котлау открыткасы» номинациясе, 8-10 яшь 1 нче урын – Гыйматдинова Сафия, 78 нче Пушкин пролицее «Китап тышлыгы» номинациясе, 3–5 яшь 1 нче урын – Хәбибуллина Сөмбел, 51 нче «Торнакай» балалар бакчасы «Минем яраткан әсәрем» номинациясе, 3–5 яшь 1 нче урын – Якупов Назар, 114 нче «Челнинская мозаика» балалар бакчасы «Минем яраткан әсәрем» номинациясе, 8-10 яшь 1 нче урын – Галимов Тимур, 34 нче урта мәктәп Бәйгенең барлык җиңүчеләренә һәм катнашучыларына электрон почта аша дипломнар җибәреләчәк. Һәр катнашучыга рәхмәт белдерәбез, киләчәктә иҗади уңышлар телибез! Белешмәләр өчен телефон: 8(8852) 34-72-16.
|