«Җәнлекләр һәм кошлар – әкият геройлары» шәһәркүләм иҗади бәйгесе (0+)

Время проведения: 06.09.2021-15.10.2021

2021  елның 6 сентябреннән 15 октябренә кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 4 яшьтән алып 12 яшькәчә балаларны «Җәнлекләр һәм кошлар – әкият геройлары» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
– Аппликация;
– Кул эше;
– Рәсем.

Теләге булганнар кошлар һәм җәнлекләр  – яраткан китап һәм мультфильмнар геройларына багышланган, теләсә кайсы форматта һәм сәнгать техникасында, теләсә кайсы материалдан башкарылган эшләрен 2021 елның 15 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча тапшыра ала:

Чаллы ш., ГЭС бистәсе, Муса Җәлил пр., 38 (6/9) 1 нче фатир, «Мәдәният паркы» яки «Хастаханә» тукталышы.

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 70-38-08

Бәйгенең нигезләмәсе
Бәйгенең нәтиҗәләре

 

Поделиться: