«Тереклек – янәшә» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре (6+)

Время проведения: 17.01.2022-04.03.2022

1
2
3
4
5
6

2 март көнне «Тереклек – янәшә» шәһәркүләм иҗади бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйге 17 гыйнвардан 28 февральгә кадәр 5-12 яшьлек балалар арасында уздырылды. Бәйгегә экология темасына рәсемнәр, кул эшләре һәм фотолар кабул ителде. Жюри игътибарына 56 эш тәкъдим ителде. Шунысы куанычлы, мәктәпкәчә белем һәм урта белем бирү учреждениеләреннән кала, безгә иҗат студияләре коллективлары да кушылды. Балаларның эшләре матурлыгы, үзенчәлеге һәм шатлык бөркелеп торуы белән сөендерде. Барлык фотоларны, рәсемнәрне һәм кул эшләрен шәһәребез кунаклары һәм китапханәбез укучылары Үзәк балалар китапханәсендә күрә алачак. Катнашучылар барысы да дипломнар алачак. 

Белешмәләр өчен телефон: 8-(8552)-38-30-26.

Бәйгенең нигезләмәсе
Бәйге нәтиҗәләре

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: