Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ узган «Мин – халкымның бер бөртеге» шәһәркүләм иҗади бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйге өч яшь төркемендә уздырылды: – 9-11 яшьлек балалар; – 12-14 яшьлек балалар; – 15-18 яшьлек балалар.
Бәйгегә халыклар дуслыгы темасын яктыртучы эшләр – электрон презентацияләр, эсселар, видеоязмалар кабул ителде. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде: – «Милли мәдәниятләр байлыгы» – электрон презентация; – «Кешегә чит мәдәният ни өчен?» – эссе (инша); – «Уку аша толерантлыкка» – видеоязма. Барлык җиңүчеләргә дә гаризада күрсәтелгән электрон почтага дипломнар җибәреләчәк. Адрес: Яңа шәһәр, Бердах бульвары, 4 нче йорт (45/14) Е-майл: cbs_filial15@mail.ru Телефон: 52-69-06 Бәйгенең нигезләмәсе |