«А.М. Волковның тылсымлы иле» шәһәркүләм иҗади бәйгесе (6+)

Платно
Время проведения: 18.03.2021 – 20.04.2021

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2021 елның 18 мартыннан 18 апреленә кадәр «А.М.Волковның тылсымлы иле» бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйгедә катнашу өчен А.М. Волковның «Волшебник изумрудного города» циклыннан матур әдәбият әсәренә иҗади эш (кул эше) башкарырга тәкъдим ителә. Кул эшләрен теләсә нинди материалдан теләсә кайсы техникада (аппликация, чигү, бәйләү, макраме, әвәләү һ.б) ясарга мөмкин.
Бәйгедә катнашу өчен 5-15 яшьлек балалар чакырыла. Бәйгегә үзлектән яки әти-әниләр һәм укытучылар белән башкарылган эшләр кабул ителә. 
Гаризалар һәм бәйге эшләре 18 апрельгә кадәр кабул ителә. 

Үткәрү урыны һәм элемтә өчен мәгълүмат:
Шәһәр үзәк китапханәсе: Чаллы ш., Ямашев бульвары, 4/14А
ВКонтакте: https://vk.com/club87123198
Тел.: 8(8552)70-02-26, сот. тел.: 89375718480
Е-mail: cbs-nfo@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: