«Соклангыч яз» шәһәр иҗади бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: с 3 февраля по 14 марта 2025 года

2025 елның 3 февраленнән 14 мартына кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 4-14 яшьлек балаларны «Соклангыч яз» дигән шәһәр иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйгегә рәсемнәр, открыткалар, яз турында әсәрләрне яттан сәнгатьле итеп укыганның видеоязмалары кабул ителә.
Рәсемнәрне һәм открыткаларны түбәндәге адрес буенча тапшырырга: Чаллы, Низаметдинов ур., 9 нчы йорт, 37 нче фатир, видеоязманы library_3@mail.ru электрон адресына җибәрергә.
Бәйге эшләре 2025 елның 14 мартына кадәр кабул ителә. 
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 34-72-16

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: