«Россиянең бөек кешеләре»: шәһәркүләм иҗади бәйге (6+)

Время проведения: 15.09.2022-28.10.2022

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2022 елның 15 сентябреннән 28 октябренә кадәр «Россиянең бөек кешеләре» дигән шәһәркүләм иҗади бәйгедә катнашырга чакыра.
Бәйгегә 20-21 нче гасырларда Россияне дөньяга таныткан һәм илебез үсешенә зур өлеш керткән тарихи шәхесләр турында әсәрләрне укыганның видеоязмалары, рәсемнәр һәм электрон презентацияләр кабул ителә.  

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турында квитанциянең фотосы яки сканы бер папкада library-1@mail.ru электрон почтасына җибәрелергә тиеш. 

Бәйгене үткәрү урыны: 1 нче санлы китапханә: Чаллы шәһәре, Һ.Такташ урамы, 45 нче йорт, 1 нче фатир (6/11), 8 нче мәктәп тукталышы.
Телефон: 8(8552) 46-03-34.

Эшләрегезне көтеп калабыз!

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: