«Алишта кунакта» шәһәр иҗади бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: С 7 сентября по 12 октября 2026 года

2026 елның 7 сентябреннән 12 октябренә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 4-11 яшьлек балаларны бөек татар язучысы Абдулла Алиш иҗатына багышланган «Алишта кунакта» дигән шәһәр иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. 

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
– «Нәфис сүз» (читтән торып яки урында);
– «Рәсем»;
– «Кул эше».

Гаризалар һәм бәйге эшләре 12 октябрьгә кадәр (кертеп) кабул ителә. Катнашучылар чыгышы 2026 елның 13 октябрендә 9.00 дән алып 16.00 сәгатькә кадәр 14 нче санлы китапханәдә түбәндәге адерс буенча узачак: Сөембикә проспекты, 87 нче йорт (Яңа шәһәр, 49/16).

Е-mail: cbs_filial14@mail.ru
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 56-28-25

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: