«Тукай – илһам чыганагы» шәһәркүләм иҗади бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: 4 марта - 17 апреля

2024 елның 4 мартыннан 17 апреленә кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган «Тукай – илһам чыганагы» дигән шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгедә 5-20 яшьлек теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйгегә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында презентацияләр, әсәрләре сюжетлары буенча ясалган рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре кабул ителә. 

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
 – «Презентация» –  шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентацияләр;
– «Иҗади сәнгать» – Г.Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр;
– «Декоратив-гамәли иҗат» – Г.Тукай әсәрләре буенча декоратив-гамәли иҗатның барлык төрләре.

Эшләр library-1@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Телефон: 8(8552) 46 -03- 34

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: