«Сиңа багышлыйбыз, шәһәрем» шәһәркүләм иҗади бәйгесе (0+)

Время проведения: С 13 октября по 14 ноября

2026 елның 13 октябреннән 14 ноябренә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 5-14 яшьлек балаларны Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел һәм беренче КамАЗ йөк авмобиле чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган «Сиңа багышлыйбыз, шәһәрем» дигән шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. 

Бәйгегә Чаллының әһәмиятле һәм күренекле урыннарын чагылдыручы рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре кабул ителә.  

Бәйге эшләрен 2026 елның 14 ноябренә кадәр Сөембикә пр., 37 нче йорт (43/06), 170 нче фатир адресы буенча китапханәгә алып килергә. 

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 52-86-00

Нигезләмә 

 

Поделиться: