«Кышкы әкиятләр тылсымы» шәһәркүләм иҗади рәсем бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды (0+)
21
Февраль 2022
Дүшәмбе
Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУндә 2022 елның 10 гыйнварыннан 21 февраленә кадәр «Кышкы әкиятләр тылсымы» дигән шәһәркүләм иҗади рәсем бәйгесе узды. Бәйгегә кыш темасына яраткан әкият һәм мультфильмнар буенча эшләнгән, теләсә кайсы форматта һәм сәнгать техникасында башкарылган автор эшләре кабул ителде. Бәйгене үткәрү урыны: 10 нчы санлы китапханә Белешмәләр өчен телефон: (8552) 70-38-08; e-mail: CBS_filial10@mail.ru Бәйгенең нигезләмәсе Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга электрон почта аша дипломнар җибәреләчәк. |