«Яраткан китап геройлары» шәһәркүләм рәсемнәр һәм кул эшләре иҗади бәйгесе (0+)
29
Март 2024
Җомга
Платно
2024 елның 1 апреленнән 28 апреленә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 3-10 яшьлек балаларны Халыкара Балалар китабы көненә багышланган «Яраткан китап геройлары» дигән шәһәркүләм рәсемнәр һәм кул эшләре иҗади бәйгесенә чакыра. Бәйгегә балалар язучыларының теләсә кайсы әсәрләре буенча рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре кабул ителә. Бәйге эшләре 2024 елның 28 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Сөембикә пр., 87 нче йорт. (Яңа шәһәр, 49/16) |