«Көз – могҗизалар чоры» шәһәркүләм иҗади бәйгесе (0+)

Время проведения: 01.09.2021-12.10.2021

Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 2021 елның 1 сентябреннән 12 октябренә кадәр 3 яшьтән алып 12 яшькәчә теләге булган барлык балаларны «Көз – могҗизалар чоры» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйгегә балалар шагыйрьләре һәм язучыларының табигать, көз турында әсәрләре буенча теләсә нинди форматта, сәнгать техникасында, теләсә кайсы материалдан башкарылган кул эшләре, рәсемнәр кабул ителә. 

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, түләү турында квитанциянең скан варианты яки фотосы һәм бәйге эшләрен бер пакетта 1 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр китапханәгә тапшырырга.

Үткәрү урыны: 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге, Чаллы ш., Яңа шәһәр 4/08, 110 нчы фатир, Хәсән Туфан тукталышы.
Телефон: 38–71–82, моб. 8-917-904-00-89, e-mail: bic_cbs@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

«Көз – могҗизалар чоры» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме________________________________
Эшнең исеме____________________________________________________________
Әсәрнең исеме һәм авторы _______________________________________________
Туу вакыты (тулы яше) __________________________________
Өй адресы_____________________________________________
Телефон _________________________________________________
Е-mail ___________________________________________________
Уку йортының исеме ____________________________________
Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме______________________

Бәйге шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белдерәм

Дата «___»______________2021 ел                                          Имза_______________

 

 

Поделиться: