«Шигырьдән рәсем ясыйбыз» шәһәркүләм иҗади бәйгесенә йомгак ясалды (0+)

Платно
Время проведения: 20.07.2020-31.08.2020

Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 5 нче санлы китапханәсендә «Шигырьдән рәсем ясыйбыз» шәһәркүләм иҗади бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды.  Бәйгедә 4 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар – Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләренең белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. 

Бәйгегә балалар шагыйрьләренең иҗат әсәрләре буенча ясалган, теләсә кайсы форматта һәм сәнгати техникада башкарылган рәсемнәр кабул ителде. Бәйге эшләре бәйгенең нигезләмәсен, яшь төркемен һәм катнашучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алып бәяләнде. 

Барлык катнашучыларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

Белешмәләр өчен телефон: 70-77-45, e-mail: library_5@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

 

 

Поделиться: