«Үзебез ясаган бүләкләр – кадерле әниләргә» шәһәркүләм иҗади бәйгесенә йомгак ясалды (0+)

Время проведения: 22.01.2021 – 02.03.2021

15 нче санлы китапханәдә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Үзебез ясаган бүләкләр – кадерле әниләргә» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. 
Бәйгегә рус һәм татар теләрендә шагыйрьләрнең әниләргә багышланган шигырьләре белән открыткалар һәм кул эшләре кабул ителде һәм алар түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: бирелгән максатка туры килүе, үзенчәлеклелеге һәм үзлектән башкарылуы, эшкә иҗади якын килү, сәнгатьчә осталыгы һәм сыйфаты.  
Бәйгедә Чаллы шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар катнашты. Китапханә хезмәткәрләре барлык катнашучыларны активлыклары, иҗади якын килүләре һәм бәйгедә үзләренең әниләрен бәйрәм белән котлау теләге өчен рәхмәт белдерә. 

Бәйгене үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Бердах бульвары, 4 нче йорт, 361-362 нче фатирлар (12 нче подъезд) адресы буенча 15 нче санлы китапханә. 
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552)  52-69-06.
Е –mail: cbs_filial15@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең җиңүчеләре:

«Бәйрәм открыткасы» номинациясе:

4-5 яшь:
1 нче урын – Чванов Егор
2 нче урын – Мансурова Ангелина
3 нче урын – Мусатова Ләйлә

6-7 яшь:
1 нче урын – Колычев Илья
2 нче урын – Сафина Самина
3 нче урын – Ризатдинова Диана

«Бәйрәмгә кул эшләнмәсе» номинациясе:

4-5 яшь:
1 нче урын – Нәфыйкова Раилә
2 нче урын – Фәсхиева Латыйфа
3 нче урын – Соснина Әминә

6 -7 яшь:
1 нче урын – Стафеева Мария
2 нче урын – Лемешко Коля

Поделиться: