«Муса Җәлил. Батырлык шигърияте» шәһәркүләм иҗади бәйгесенә йомгак ясалды (0+)
2022 елның 14 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан «Муса Җәлил. Батырлык шигърияте» дигән иҗади бәйге үткәрелде. Бәйгедә 109 кеше катнашты: мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм 1-4 сыйныф укучылары. Жюри әгъзалары бәйгедә балаларның актив катнашуына бик шатланды. Барлык катнашучылар Дипломнар алды. Элемтә өчен мәгълүмат: Чаллы ш., Татарстан ур., 24 нче йорт, 213 нче фатир (Яңа шәһәр 50/02-213). Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 32-71-64. Бәйгенең нигезләмәсе Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез! |