«Минем әти иң-иңе…» шәһәркүләм иҗади бәйгесенә йомгак ясалды (0+)
2021 елның 18 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Минем әти иң-иңе…» шәһәркүләм иҗади бәйгесе узды. Бәйгегә әтиләр турында шигырь укуның видеоязмалары кабул ителде. Бәйгене үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Ш.Усманов урамы, 48 нче йорт (14/01) адресы буенча 12 нче санлы китапханә. «Минем әти иң-иңе…» шәһәркүләм иҗади бәйгесе җиңүчеләре исемлеге «Рус телендә уку» номинациясе 1 нче урын – Сафина София 5-6 яшьлекләр төркеме: 1 нче урын – Озтурк Айлин 7-9 яшьлекләр төркеме: 1 нче урын – Свищева Маргарита 10-12 яшьлекләр төркеме: 1 нче урын – Имамова Назгөл «Татар телендә уку» номинациясе 1 нче урын – Булатов Ильмир 5-6 яшьлекләр төркеме: 1 нче урын – Низамов Нияз 7-9 яшьлекләр төркеме: 1 нче урын – Нурмөхәмәтов Марат 10-12 яшьлекләр төркеме: 1 нче урын – Сәхабетдинова Зәринә Җиңүчеләрне тәбрик итәбез һәм иҗади уңышлар телибез!
|