«Минем әти иң яхшысы!» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре (0+)

Время проведения: 19.09.2022-21.10.2022

2022 елның 19 сентябреннән 21 октябренә кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында 5-12 яшьлек балалар өчен «Минем әти иң яхшысы!» шәһәркүләм иҗади бәйгесе узды.

Бәйгегә әти турында шигырьләрне яттан сәнгатьле итеп укуның видеоязмалары һәм һәр елны октябрьрнең өчен якшәмбесендә – 2022 елның 16 октябрендә билгеләп үтелүче Әтиләр көне белән үз әтиләрен гаилә белән котлаулар кабул ителде. 

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез! Катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

Бәйгенең нигезләмәсе
Бәйге нәтиҗәләре

Белешмәләр өчен телефон 8(8852) 52-86-00, е-mail: cbs_filial16@mail.ru 

Поделиться: