«Минем Чаллым» шәһәр иҗади бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: С 15 января по 14 февраля 2026 года

2026 елның 15 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 5-21 яшьлек балалар һәм яшьләрне Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм беренче КамАЗ автомобиле чыгуга 50 ел булуга багышланган «Минем Чаллым» шәһәр иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. 
Бәйгегә шәһәргә һәм аның үсешенә зур өлеш керткән танылган шәхесләрнең казанышларына багышланган  рәсемнәр, кул эшләре, фотолар һәм презентацияләр кабул ителә. 
Бәйге эшләре 2026 елың 14 февраленә кадәр кабул ителә. 
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 46-03-34.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: