«Халык мәдәниятенең чишмә башына» шәһәркүләм иҗади бәйге (6+)

Время проведения: 17.01.2022-04.03.2022

Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ 2022 елның 17 гыйнварыннан 4 мартына кадәр Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында оештырылган «Халык мәдәниятенең чишмә башына» дип аталган шәһәркүләм иҗади бәйгедә катнашырга чакыра. 
Бәйгедә 6 дан 18 яшькәчә теләге булган һәркем катнаша ала. 
Эшләр түбәндәге яшь төркемнәре буенча бәяләнәчәк:
–  6-7 яшь;
–  8-10 яшь;
–  11-14 яшь;
–  15-18 яшь.
Бәйгегә массакүләм нәфис сүз иҗатының төрле жанрлары әсәрләрен (әкиятләр, легендалар, риваятьләр, эпик әсәрләр, фольклор проза, мәкаль-әйтемнәр, тизәйткечләр, санамышлар, такмаклар һ.б.) сәнгатьле укыганның видеоязмалары һәм туган як халык авыз иҗаты турында электрон презентацияләр кабул ителә.
Бәйге ике номинациядә узачак:
– «Нәфис сүз» – видеоуку;
– «Халык фольклорының күптөрлелеге» – электрон презентация.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турында квитанциянең сканы яки фотосы бер пакетта китапханәнең электрон почтасына library-1@mail.ru җибәрелә.

Бәйгене үткәрү урыны: 1 нче санлы китапханә: Чаллы шәһәре, Һ.Такташ урамы, 45 нче йорт.
Телефон: 8(8552) 46-03-34.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Халык мәдәниятенең чишмә башына» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме……………………………
Номинация исеме ………………………………………………………………………….
Бәйге эшенең исеме…………………………………………………………….
Туу вакыты (яки тулы яше)…………………………………………………………
Җитәкчесе (булса)………………………………………….
Элемтә өчен телефон………………………………………………………………………
E-mail………………………………………………………………………………………..

Бәйге шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм

Дата «___ » _____________ 20____ел.                          Имза____________

 

Поделиться: