«Осталар каласы: милли төсмерләр» шәһәркүләм иҗади бәйгесе (6+)

Платно
Время проведения: 15.02.2021-16.04.2021

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 2021 елның 15 февраленнән 16 апреленә кадәр Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Осталар каласы: милли төсмерләр» шәһәркүләм иҗади бәйгесе игълан итә. Бәйгенең төп максаты: Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм халыкларның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү. 
Бәйгедә катнашу өчен 7-17, 18 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге теләге булган барлык кешеләр чакырыла.  
Бәйгедә катнашу өчен халык иҗаты темасына иҗади эшләр: балчыктан ясалган уенчык, курчаклар, чигү үрнәкләре, милли киемнәр, агачтан юнып ясалган эшләнмәләр, декоратив-гамәли иҗат эшләре түбәндәге номинацияләрнең берсе буенча кабул ителә:
«Гасырларның тере бәйләнеше» номинациясе;
«Яхшы куллар осталыгы» номинациясе;
«Яхшы һәм күркәм гореф-гадәтләр бик күп…» номинациясе.

Бәйгене үткәрү урыны: Чаллы ш., Татарстан ур., 12 нче йорт, 146, 148 нче фатирлар (25/21) адресы буенча 13 нче санлы китапханә.
Белешмәләр өчен телефон: 8(8552)56-36-40    WhatsAрр 89869007736.
Е-mail: сbs_filial13@mail.ru

Бәйгене уздыру шартлары турында тулырак Нигезләмәдә таныша аласыз.

«Осталар каласы: милли төсмерләр» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме………………………………………………………………
Катнашучының тулы яше………………………………………………………………………..…
Номинация………………………………………………………………………………………………….…
Эшнең исеме……..…………………………………………………………………………………………   Җитәкчесе….…………………………………………………………..……………………………….……
Белем бирү учрежденисе……………..………………………………………………………….…
Элемтә өчен телефон………………………………………………………………………………..……
Email………………………………………………………………………………………………………………

Бәйгене үткәрү шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белдерәм

Дата «___ » _____________ 20____ел.                          Имза_______________ 

Поделиться: