«Төрле төсле китап битләре» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды (0+)

Время проведения: 02.02.2022-24.03.2022

2022 елның 2 февраленнән 24 мартына кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында 2022 елның юбиляр балалар язучылары иҗатына багышланган «Төрле төсле китап битләре» дигән шәһәркүләм иҗади бәйгесе узды. 

Бәйгегә 2022 елның юбиляр авторлары .А. Милн, Льюис Кэрролл, В.П. Катаев, К.И. Чуковский, С.П. Алексеев, В.А. Осеева, К. Г. Паустовский һ.б.ларның әкияти әсәрләренә иллюстрация буларак балалар рәсемнәре, открыткалар, плакатлар, аппликацияләр кабул ителде.  

Эшләр Нигезләмәдә күрсәтелгән критерийлар буенча бәяләнде.

Бәйгенең җиңүчеләре:

 «Рәсем» номинациясе

3-6 яшь төркемендә:
1 нче урын – Шәйдуллин Инсаф, 82 нче «Подсолнушек» балалар бакчасы;

7-10 яшь төркемендә:
1 нче урын  – Гыйльфанов Данил, 12 нче урта мәктәп;

11-16 яшь төркемендә:

Җиңүче – Эльвина Сафина, 69 нчы мәктәп;

«Кул эше» номинациясендә

3-6 яшь төркемендә:
1 нче урын – Фәйзуллина Айлина, 1 нче санлы «Шатлык» балалар бакчасы;

7 -10 яшь төркемендә:
1 нче урын – Сафина Диләрә, 12 нче урта мәктәп;

11-16 яшь төркемендә:
Җиңүче – Камалтдинова Ильвина, Камалтдинова Илзирә, 10 нчы урта мәктәп;

«Аппликация» номинациясе

3-6 яшь төркемендә:
1 нче урын – Усманова Чулпан, 48 нче «Винни – Пух» балалар бакчасы

7-10 яшь төркемендә:
1 нче урын – Домничев Александр, 15 нче Балалар иьаты йорты

11-16 яшь төркемендә:
Җиңүче – Румянцева Амалия, 12 нче урта мәктәп

Бәйгенең җиңүчеләрен котлыйбыз һәм аларга зур иҗади уңышлар телибез!
Катнашучыларның дипломнары һәм сертификатлары электрон почталарга җибәреләчәк.  

Поделиться: