«Бар заманнарга мәсәлче» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре (6+)

Платно
Время проведения: 15 января - 11 марта 2024 года

2024 елның 15 гыйнварыннан 11 мартына кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсендә 6-20 яшьлек балалар һәм яшьләр өчен язучы, драматург, мәсәлче Иван Андреевич Крыловның тууына 255 ел тулуга багышланган «Бар заманнарга мәсәлче» дигән шәһәркүләм иҗади бәйгесе узды. 
Бәйгегә язучы турында презентацияләр, авторның мәсәлләрен яттан сөйләгәннең һәм сәхнәләштергәннең видеоязмалары, И. А. Крылов мәсәлләре мотивлары буенча теләсә нинди жанрда видеороликлар кабул ителде.

Бәйгене үткәрү урыны: 1 нче санлы китапханә: Чаллы шәһәре, Һ.Такташ урамы, 45 нче йорт (6/11 кварталы, 1 нче йорт), 8 нче мәктәп тукталышы.
Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 46 -03- 34

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

Поделиться: