«К.Чуковскийның «Муха-Цокотуха»сына 100 ел» шәһәр иҗади бәйгесе 0+)

Платно
Время проведения: 1 марта - 10 апреля 2024

2024 елның 1 мартыннан 10 апреленә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 4-7 яшьлек балаларны «К.Чуковскийның «Муха-Цокотуха»сына 100 ел» шәһәр иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. 
Бәйгегә К.Чуковскийның «Муха-Цокотуха» әкиятенә карата рәсемнәр һәм әсәрдән өзекне сәнгатьле итеп яттан сөйләгәннең видеоязмалары кабул ителә.  
Бәйге эшләре 2024 елның 10 апреленә кадәр (кертеп) кабул ителә. 

Эшләрне cbs_filial13@mail.ru электрон адресына «К.Чуковскийның «Муха-Цокотуха»сына 100 ел» шәһәр иҗади бәйгесе дип билгеләп җибәрергә.  
Белешмәләр өчен телефон: 8 963 125 06 80; 56-36-40

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: