«Минем милли киемем» шәһәркүләм гаилә иҗади рәсем бәйгесенә йомгак ясалды (6+)

Время проведения: 24.01.2022-16.03.2022

11 март көнне 6 нчы санлы китапханәдә Россиядә халык сәнгате елына багышланган «Минем милли киемем» шәһәркүләм гаилә иҗади рәсем бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.
Бәйге 3 яшь төркемендә узды: 6 яшь; 7-8 яшь, 9-11 яшь.

6-11 яшьлекләр арасында барлыгы 11 кеше катнашты. 
Бәйгедә катнашучылар Татарстанда яшәүче халыкларның милли киемнәрен рәсемгә ясарга тиеш иде.  

Бәйге нәтиҗәләре буенча 6 яшь төркемендә җиңүче исемен Яхина Әминә (I урын) яулады.  

7-8 яшьлекләр төркемендә:
1 нче урын – Михайлова Сафия
2 нче урын – Бойкова Сабина
3 нче урын – Уланова Ульяна 

9-11 яшьлекләр төркемендә:
1 нче урын – Карпухин Леонид
2 нче урын – Райер Анна
3 нче урын – Плотникова Арина 

Башкаларга катнашучы дипломнары тапшырылды!
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 54-53-30.

Бәйгенең нигезләмәсе

 

 

Поделиться: