«Туган як әкиятләре» шәһәркүләм гаилә рәсемнәре бәйгесе. Үткәрү вакыты 25 октябрьгә кадәр озынайтылды (0+)

Платно
Время проведения: 07.09.2020-15.10.2020

2020 елның 7 сентябреннән 25 октябренә кадәр Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре» МБУ  «Туган як әкиятләре» шәһәркүләм аппликация элементлары кергән гаилә рәсемнәре бәйгесе уздыра.

3 яшьтән алып 15 яшькәчә теләге булган һәр баланы әлеге бәйгедлә катнашырга чакырабыз. 

Бәйгегә татар әкиятләре мотивлары буенча теләсә нинди сәнгать чарасы һәм материал кулланып башкарылган, аппликация элементлары кергән рәсемнәр кабул ителә. 

Бәйгене уздыру урыны: Чаллы шәһәре, Ямашев б-ры, 4/14А адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге. 

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-29;
e-mail: cbs-nko@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: