28 октябрь көнне 6 нчы санлы китапханәдә, Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 90 ел һәм Татар АССРы оешуга 100 ел тулу уңаеннан, «Чаллының көзге буяулары» шәһәркүләм гаилә фотобәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Бәйгедә 7-22 яшь аралыгындагы барлыгы 14 кеше катнашты. Катнашучылар алдына кызыклы бурыч куелды: көзге шәһәр пейзажы фонында яраткан китап белән төсле фотога төшәргә кирәк иде. Барысы да бәйге эшләрен башкаруда кабатланмас осталык һәм креативлык күрсәтте. Бәйге нәтиҗәләре буенча 7-11 яшь төркемендә җиңүчеләр: 1 нче урын – Атауллов Рамазан; 2 нче урын – Кира һәм Даша Шестаковлар; 3 нче урын – Блинов Вова. 12-15 яшь төркемендә җиңүчеләр: 1 нче урын – Грачева Яна. 20 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр төркемендә: 3 нче урын – Солтанова Гүзәл. Латыпова Энҗе «Эшне үзенчәлекле бизәгән өчен» махсус номинациясе алды. Башка катнашучыларга катнашучы дипломнары тапшырылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм катнашкан өчен рәхмәт белдерәбез! Белешмәләр өчен телефон: (8552) 54–53–30. Бәйгенең нигезләмәсе If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter. |