«Бу дөньяда шигырьләр күп» шәһәркүләм шигъри видеобәйгесе (0 +)

Время проведения: 14.04.2021–04.06.2021

2021 елның 14 апреленнән 31 маена кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 3-14 яшьлек балаларны «Бу дөньяда шигырьләр күп» шәһәркүләм шигъри видеобәйгесендә катнашырга чакыра. 
Бәйгегә Ватан, сугыш, табигать, хайваннар турында шигырь сөйләгәннең видеоязмалары кабул ителә.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны, түләү турында квитанциянең фотосы яки сканы һәм видеоязмалар бер пакетта 2021 елның 31 маена кадәр китапханәнең library_3@mail.ru  электрон почтасына яки Чаллы, Низаметдинов урамы, 9 – 37, (ЗЯБ, 15/ХХ-37) адресы буенча җибәрергә.
Үткәрү урыны: 3 нче санлы китапханә, Низаметдинов урамы, 9-37, (ЗЯБ 15/ХХ-37)
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 34-72-16.

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: