«Халыклар дуслыгы китап битләрендә» шәһәркүләм рәсем бәйгесенә нәтиҗә ясалды (0+)

Время проведения: 21.01.2021-20.02.2021

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2021 елның 21 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр «Халыклар дуслыгы китап битләрендә» дигән шәһәркүләм рәсем бәйгесен уздырды.
Бәйгедә катнашу өчен 3-15 яшьлек балалар чакырылды. 
Бәйгегә матур әдәбият әсәрләрендә төрле халыкларның дуслыгын яктыртучы рәсемнәр кабул ителде. Рәсемнәр төрле жанрда һәм техникада (тушь, гуашь, акварель, пастель, катнаш техникалар һ.б.) кәгазь яисә катыргыда ясалган иде. 
Үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге. 
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-29; e-mail: cbs-nko@mail.ru.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

Поделиться: