«Миннән сезгә котлау – шигырь» котлау открыткалары шәһәр бәйгесе нәтиҗәләре (0+)

Время проведения: 01.09.2022-19.10.2022

Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында 2022 елның 1 сентябреннән 19 октябренә кадәр Өлкәннәр көне уңаеннан «Миннән сезгә котлау – шигырь» дигән котлау открыткалары шәһәр бәйгесе узды. 
Бәйгедә 4 яшьтән алып 14 яшькәчә теләге булган балалар катнаша алды. Бәйгедә катнашу өчен катнашучылар аппликация, рәсем яки күләмле форматта башкарылган, әбигә яки бабайга котлау сүзләре язылган открыткалар әзерләде. 

Бәйгенең җиңүчеләрен котлыйбыз һәм катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез! Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Бәйге нәтиҗәләре

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 526906, Ватсап 89093115258, Е-mail: cbs_filial15@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: