«Әтием өчен иң яхшы бүләк» Шәһәркүләм котлау открыткалары бәйгесе (0+)

Время проведения: 15.01.2020-16.02.2020

«ҮКС» МБУнең 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  үткәрелгән «Әтием өчен иң яхшы бүләк» исемле шәһәркүләм котлау открыткалары бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгедә шәһәребезнең 29 балалар бакчасыннан 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрле балалар катнашты.

Бәйгенең максаты – патриотлык хисе тәрбияләү, китап уку аша Россия армиясе турында күзаллауны киңәйтү, ватан тарихына һәм буыннар бәйләнешенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру.

Балаларны конкурста катнашу өчен әзерләгәннәре өчен тәрбиячеләргә, ата-аналарга рәхмәтебезне белдерәбез! Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Белешмәләр өчен телефон: 38–71–82.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

 

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: