«Яраткан әкиятләр битләре буйлап» шәһәркүләм экологик кул эшләре бәйгесе (0+)

Время проведения: 01.10.2020-29.10.2020

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2020 елның 1 октябреннән 29 октябренә кадәр «Яраткан әкиятләр битләре буйлап» шәһәркүләм экологик кул эшләре бәйгесе уздырды. 

Бәйгедә катнашу өчен 3 яшьтән алып 17 яшькәчә теләге булган һәр кеше чакырыды. 

Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә үткәрелде:
– 3-6 яшьлек балалар;
– 7-12 яшьлек балалар;
– 13-17 яшьлек балалар.

Бәйгегә каты икенче чималдан һәм кирәксез табигый материаллардан яраткан әкият темасына башкарылган кул эшләре кабул ителә. Бу эшләр кайсы да булса персонаж, иллюстрация, яраткан әкияттә мөһим роль уйнаучы предметлар булырга мөмкин. 

Бәйгене уздыру урыны: шәһәр Үзәк китапханәсе, Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге.  
Адресы: Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А.
Тел.: (8552) 70-02-29, e-mail: сbs-nко@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: