«Издательство, книжка и я!» – «Нәшрият, китап һәм мин!» Шәһәркүләм балалар иллюстрацияләре бәйгесе (6+)
Татар китап нәшрияты оешуга 100 ел тулу кысаларында, 2019 елның 09 августыннан 26 сентябренә кадәр Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 23 нче санлы китапханәсендә «Издательство, книжка и я!» – «Нәшрият, китап һәм мин!» Татар китап нәшрияты китапларына балалар иллюстрацияләре бәйгесе үткәрелә. Катнашу өчен 7 яшьтән алып 12 яшькәчә балалар чакырыла. Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә үткәрелә: – 7 – 9 яшьлек балалар; Бәйгегә А4 форматындагы кәгазьдә гади яисә төсле карандашлар, буяулар (гуашь, акварель) белән башкарылган рәсемнәр кабул ителә. Үзен китап бизәүче рәссам ролендә сынап карарга теләгән барлык балаларны әлеге бәйгедә катнашырга чакырабыз! Бәйгедә катнашу өчен гаризаны тутырып library_23@mail.ru электрон адресына («Издательство, книжка и я!» – «Нәшрият, китап һәм мин!» Татар китап нәшрияты китапларына иллюстрацияләр бәйгесе» дип билгеләргә) яисә Яр Чаллы шәһәре, Жуков урамы, 10/48 йорты (ЗЯБ 18/38, 2 нче фатир) адресы буенча 23 нче санлы китапханәгә алып килергә мөмкин. Гаризалар 2019 елның 09 августыннан 23 сентябренә кадәр кабул ителә.
|