«Туган тел ул – тере сулы чишмә» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе нәтиҗәләре (6+)
Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 14 нче санлы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел ул – тере сулы чишмә» дигән бишенче шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге 2022 елның 25 гыйнварыннан 15 мартына кадәр уздырылды.
Бәйгедә Чаллы шәһәренең урта белем бирү учреждениеләрендә укучы 7-10 яшьлек балалар катнашты. Алар Россия, Татарстан Республикасы, БДБ илләренең балалар язучылары әсәрләрен укыдылар. Бәйге – катнашучылар өчен дә, остазлары һәм жюри өчен дә һәрчак дулкынландыргыч ул. Бәйгегә җибәрелгән чыгышлар белән танышып, жюри иң яхшы дип санаганнарын сайлап алды. Барлык катнашучылар да биремне башкарып чыкты, ә иң көчлеләре текстны яхшы белүләрен күрсәтте, хис-кичерешләрне җиткерә, шигырьләрне сәнгатьчә ачып сала алды. Бәйгедә катнашучыларның барысына да һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! Бәйгенең җиңүчеләре «Туган телем – татар теле» номинациясе 7 яшьлекләр төркемендә 8-9 яшьлекләр төркемендә 10 яшьлекләр төркемендә «Бөек Рус Сүзе» номинациясе 7 яшьлекләр төркемендә 8-9 яшьлекләр төркемендә 10 яшьлекләр төркемендә «Туган тел – халык күңеле» номинациясе 10 яшьлекләр төркемендә Номинация «Озын сугыш юлы» 10 яшьлекләр төркемендә Белешмәләр өчен телефон: (8552) 56-28-25. Е-mail: cbs_filial14@mail.ru |