«Туган тел ул – тере сулы чишмә» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесенә йомгак ясалды (6+)
Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 14 нче санлы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел ул – тере сулы чишмә» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.
Бәйгедә Чаллы шәһәренең урта белем бирү учреждениеләрендә укучы 7-10 яшьлек балалар катнашты. Бәйгедә катнашучылар Россия, Татарстан Республикасы, БДБ илләре балалар язучыларының теләсә кайсы тематика һәм жанрдагы (проза, шигърият) әсәрләрен укыды. Үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Сөембикә пр., 87 нче йорт (Яңа шәһәр, 49/16) адресы буенча 14 нче санлы балалар китапханәсе. |