«Туган телем – дус булыйк» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе (0+) 

Время проведения: 20.01.2021-01.03.2021

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем – дус булыйк» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесендә катнашырга чакырабыз. Бәйге 2021 елның 20 гыйнварыннан 1 мартына кадәр үткәрелә. 
Бәйгедә Чаллы шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче 3-7 яшьлек балалар катнаша ала. Бәйге программасына Россия, Татарстан Республикасы, БДБ илләре балалар язучыларының төрле тематика һәм жанрдагы (чәчмә әсәр, шигърият) әсәрләрен уку кертелгән. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2021 елның 20 гыйнварыннан 12 февраленә кадәр кабул ителә. 
Үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Сөембикә пр., 87 нче йорт (Яңа шәһәр, 49/16) адресы буенча 14 нче санлы балалар китапханәсе. 
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 56-28-25
Е-mail: cbs_filial14@mail.ru
https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317908-14/events/178
https://vk.com/nfilial14
Бәйгене уздыру шартлары турында тулырак Нигезләмәдә таныша аласыз.

«Туган телем – дус булыйк» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме______________________________________
Номинация исеме__________________________________________________________________
Әсәрнең авторы һәм исеме__________________________________________________________
Туу вакыты____________мәктәбе________________________________сыйныфы____________
Җитәкчесе_______________________________________________________________________
Элемтә өчен телефон______________________________________________________________
E-mail __________________________________________________________________________
Бәйгене үткәрү шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белдерәм

Дата «_____»_____________ 2021 ел                                          Имза__________________

Поделиться: